Кызылъяр урта мәктәбе коллективының эшчәнлегенә анализ
Мәктәп коллективы, ата-аналар белән берлектә, үзенең эшчәнлеген «Халык педагогикасы нигезендә укучыларда фикерләү эшчәнлеген үстерү һәм әхлаклылык тәрбияләү» дигән тема буенча эшен дәвам итә. Бу тема буенча эшләп, куелган бурычлар тулысы белән үтәлү нәтиҗәсендә мәктәптә укыту-тәрбия эшенең сыйфатын яхшыртуга ирешелде. Мәктәптә узган уку елында 142 укучы белем алды. 11 сыйныфның 5 укучысы да урта белем турында аттестат алдылар. 3 укучы аерым фәннәрне яхшы үзләштергән өчен грамота белән бүләкләнде. Бердәм дәүләт имтиханнарында яхшы гына тапшырдылар. Икелеләр юк.
Фән исеме | Укучылар саны | Уртача балл |
Рус теле | 5 | 55,6 |
Математика | 5 | 40 |
Тарих | 2 | 32 |
Җәмгыять белеме | 1 | 51 |
Инглиз теле | 1 | 27 |
Рус әдәбияты | 1 | 39 |
Физика | 1 | 55 |
Мәктәпнең калган укучылары барысы да класстан класска күчерелделәр. Мәктәп буенча укуның сыйфаты 48%, өлгереш 100 %. Мәктәп буенча 7 отличник ( Мифтахова Наилә-3 класс, Маликова Динара-5 класс, Габидуллина Алсу –5 класс, Хамитова Ландыш –6 класс, Хайруллина Лилия – 7 класс, Галиев Ринат- 8 класс, Шамсурова Айсылу-11 класс) һәм 57 ударник .
Укуның сыйфаты буенча иң зур күрсәткеч 4 сыйныфта укытучысы Гибадуллина А.М., 2 сыйныфта 60% укытучысы Нурутдинова З.Н., 10сыйныфта һәм 11 сыйныфта класс җитәкчеләре Хафизова С.Н. һәм Хаертдинова Н.С. Иң түбән күрсәткеч 8-9 сыйныфларда– 29% – класс җитәкчеләре Миннегареева Л.А. һәм Басыйрова Г.Г.
Район олимпиадаларында барлыгы 42 укучы катнашты. 14 призлы урын яулап алынды.
Республика олимпиадасында татар теле һәм әдәбиятыннан, рус теле һәм әдәбиятыннан Хазиахметова Регина. Давлетбаева Ләйсән, Горшунова Алина, Ярышева Алисә катнаштылар.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча буенча мәктәп район мәктәпләре арасында алдынгы урыннарның берсен алып тора. Бу нәтиҗәләрнең нигезендә укытучылар коллективының көчле, иҗади эшләргә сәләтле булуы, үз эшләрендә алдынгылар тәҗрибәсен киҗ куллану дәресләрнең сыйфатын нәтиҗәлелеген күтәрү өстендә бертуктаусыз эшләү, укыту процессын класстан һәм мәктәптән тыш чаралар белән бәйләп алып бару тора. Мәктәпнең төп методик проблемасы да һәр балага үзенчәлекләрен мөмкинлекләрен исәпкә алып, аларда укуга булган карашларын уңай якка үзгәртеп, табигый кызыксындыру тудырып укытуга мөмкинлек бирде. Мәктәптә укучыларның сәбәпсез дәрес калдыру фактлары булмау- моның ачык дәлиле ( Сахибгареев Эмиль сәбәпсез дәрес калдыра – 8 класс). Уку елы азагында классларда район һәм республика контроль эшләре үткәрелде. 7 класста физикадан һәм 10 класста химиядән укуның сыйфаты бик түбән булуны билгеләп китмичә булмый. Бу классларда укучылар белән өстәмә эшләргә, дәресне кабатлау моментларына игътибар итәргә кирәк.
Мәктәптә барлыгы 17 укытучы эшли, барысы да педагогик белемле. Шуларның 12 се югары белемле, 4 укытучы урта махсус белемле. Коллективта 1 Татарстанның атказанган укытучы (Идиатуллина З.В.) бар . Маликов В.Ф. «За заслуги в образовании» күкрәк тамгасы белән, Сахибуллина С.М. Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгы, Хафизова С.Н., Фатхелзинанова Г.З., Нурутдинова З.Н. Татарстан Мәгариф Министрлыгы Почет грамотасы белән бүләкләнде. Аттестация нәтиҗәләре буенча 1 югары категорияле, 10 –1 категорияле, 4 -2 категорияле укытучы эшли.
Укытучылар үз вакытында аттестацияне уңышлы үтәләр. Укытучыларның уңышлы эшләүләре дә тиешле бәя ала. Бу уку елында аттестация нәтиҗәләре буенча Басыйрова Г.Г. һәм Миннегареева Л.А. 1 категорияне расладылар. Мулекова М.М. 2 категориягә аттестация үтте.
Укытучыларның һөнәрен камилләштерү һәм методик яктан әзерлеген арттыру өчен планлы рәвештә методик укулар, семинарлар, педагогик укулар үткәрелде, укытучылар курсларда булдылар.
Мәктәптә район мәктәпләре башлангыч сыйныф укытучыларының , физик культура һәм музыка укытучыларының семинарлары булды. Нурутдинова З.Н., Идиатуллина З.В., Тимергазина З.Җ., Гибадуллина А.М., Фәхриев М.М. һәм Миннегареева Л.А. ачык дәресләр уздырдылар. Район укытучылары дәресләргә югары бәя бирделәр.
Уку елы барышында барлык укытучылар да үз проблемалары өстендә эшне активлаштыруга ирештеләр. Дәресләрдә яңа стандарт булмаган формаларны, яңа технология элементларын ешрак кулланалар, шулай ук милли төбәк компонентын максатчан файдаланалар. Башлангыч сыйныфларда, рус теле, татар теле, тарих дәресләрендә белем стандартлары уңышлы гына милли төбәк һәм мәктәп компонентлары белән бергә бәйләнеп укытыла. Ә моның нәтиҗәсе буларак укучыларыбызда туган телне, милли- мәдәни традицияләрне өйрәнүгә кызыксыну уята. Моңа планлы рәвештә үткәрелә торган фән атналыклары да зур өлеш кертәләр. Туган якны өйрәнү музееның да эшен уңай яктан билгеләп үтәргә кирәк. Бу уңайдан Хафизова С.Н. зур эш алып бара. Менә 7 ел инде безнең кызлар экскурсоводлар конкурсында призлы урыннарны яулыйлар. Республика фәнни - практик конференциясендә "Туган як: тарих һәм хәзерге заман" катнашып Хафизова Гөлшат (11 класс) "Туган як Бөек Ватан сугышы елларында" темасы белән Татарстан укучылары эзләнү эшләре җыентыгына кертелде һәм сертификат белән бүләкләнде. Информатикадан "Укытучылар елына" багышланган презентацияләр конкурсында 5 класс укучысы Гюльмамедова Җәмилә уңышлы чыгыш ясап 2 урыннарны алды. Районда үткән Интернет-сайтлар ясау конкурсында катнашып мәктәп командасы (Галиев Ринат, Карибуллина Фирүзә, Мухаметзянов Тимур, Халимова Наилә) 3 урынны алдылар.Туган якны өйрәнү Республика конкурсында Хафизова Гөлшат һәм Фаррахутдинов Рәзилнең эшләре билгеләп үтелде, алар мактау грамотасы белән бүләкләнделәр, җитәкчеләре Миннегареева Л.А. «Замечательный вожатый» район конкурсында катнашып 7 класс укучысыЯмалетдинова Илюзә 2 урынны алды.
Мәктәптә үткәрелгән барлык тәрбия чаралары балаларда туган якка, әти–әниләргә, гаиләдә мәхәббәт тәрбияләүгә, балаларның талантын ачуга ярдәм итү, аларны сәламәт, җитез, тапкыр булуга өйрәтүгә, үзидарә тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Шушы максатларны тормышка ашыруда класс җитәкчеләре зур эш башкара. Бу юнәлештә бигрәк тә Хафизова С.Н, Фаррахутдинова З.Н, Нурутдинова З.Н. ларны билгеләп үтәргә кирәк. Алар класс коллективы белән эшләүгә зур көч куялар һәм бик күп класстан тыш чаралар үткәрәләр. Укучыларга физик тәрбия бирү юнәлешендә мәктәп нәтиҗәле эшли. План нигезендә үткәгелгән район спорт ярышларында катнашып призлы урыннар алалар.
Классларда һәм мәктәп буенча предмет атналары, бай тематикалы класстан тыш чаралар:«Чәчәкләр бәйрәме», «Уңыш бәйрәме», «Көзге бал», «Яңа ел», «Ягез әле егетләр», «Ягез әле кызлар», театр атналыгы, "Минута славы", татар теле айлыгы, шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрелде.Район шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә катнашып 11 класс укучысы Басыйрова Айназ 1 урынны алды.
Укучыларны сәнгатькә тартуда, кешелек хисләре, матурлык тәрбияләүдә Лилия Әһхәдиевна зур өлеш кертә. Фәнис Яруллин айлыгы, шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрүдә татар теле укытучылары Басыйрова Г.Г., Фаррахутдинова З.Н.ны билгеләп үтәргә кирәк. Мәктәптә Татарстан варислары берлеге, өлкән класслар советы эшли. Дружина Фәнис Яруллин исемен йөртә. 3 эзтабар группасыннан һәм 4 варислар отрядыннан тора. 9-11 класслар өчен өлкән класслар советы эшли.